Плоггингта катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Фото: TIMERMAN спорт вакыйгалары сериясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). 1 нче октябрьдә Казанда, Зөбәрҗәт күле территориясендә, быел соңгы плоггинг узачак. Старт алдыннан экоактивистларга шәхси старт номеры, кадавычлар, чүп пакетлары һәм перчаткалар биреләчәк.
Акция 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, моның өчен сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк. Финишта ярышта катнашучыларны медальләр белән бүләкләячәкләр.
Моңа кадәр шундый дүрт плогинг Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә узды. Мәсәлән, йөгерешләрнең берсе ТР башкаласының Авиатөзелеш районында Третья күле янында оештырылды, анда активистлар 100 килограммга якын чүп җыя алды. Дүрт акция кысаларында плоггингта катнашучылар барлыгы бер тонна чүп җыйдылар.
Проект Росмолодежь грант программасы ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.