В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган елда татарстанлылар 50 тоннадан артык кан тапшырган һәм шуның белән 35 меңнән артык пациентка ярдәм иткәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). Узган елда татарстанлылар 50 тоннадан артык кан тапшырган һәм шуның белән 35 меңнән артык пациентка ярдәм иткәннәр. Донорлар хәрәкәте тирә-юньдәгеләрнең язмышына битараф булмаган, таныш булмаган кешенең гомерен саклап калу өчен кан тапшырырга теләүчеләрне берләштерә. KZN.RU порталы донациягә игелекле эш дип кенә түгел, ә тормыш стиле буларак та караган казанлыларның тарихларын җыйды.
Әмир Мамин, 44 яшь, коткаручы
Коткаручы һөнәрен сайладым, шуңа кешеләргә ярдәм итү теләге яши миндә. Әмма донорлык эшенә алданрак тотындым, беренче тапкыр армиядә кан тапшырдым. Операциядән соң бер хезмәттәш күп кан югалтты, аңа ашыгыч рәвештә кан кирәк иде, һәм мин аның донор булырга ризалаштым.
11 ел элек канны даими рәвештә тапшыра башладым – таныш донорларның тарихлары рухландырды. Онкология белән авырган бер малай өчен донор булганымны хәтерлим. Бала савыкты, әти-әниләре миңа рәхмәт әйттеләр. Баланың гомерен саклап калуны аңлагач, күзгә яшьләр килде. Үземнең дә ике малай бар, алар өчен үрнәк буласым килә, алар да минем эздән китәр һәм кешеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Кайчагында бер тамчы кан кеше гомерен саклап кала ала.
Донациядән соң мин ничек сәламәтлекне чыныктырам? Гранат согы күп итеп эчәм, тәмле генә түгел, бик файдалы да ул.
Елена Барашова, 50 яшь, хуҗабикә
Беренче тапкыр кан бирү гомерем буена хәтердә калды (көлә). Бу 20 ел элек иде. Кызыксынуым китерде мине – кан алуның ничек барганын һәм донорлыкка җәлеп итүнең ни икәнен беләсем килде. Тик кулдан алынган канны күргәч, аңымны югалттым. Уянгачтын, башка монда аяк та атламаячакмын, миннән донор чыкмый, дип уйладым.
2017 елда янә кан тапшырырга карар кылдым. Бу юлы барысы да уңышлы узды. Һәм менә 12-нче март көнне алтмышынчы тапкыр кан тапшырачакмын.
Реципиентларымны белмим, бу конфиденциаль мәгълүмат. Әмма каннан куркуның вак әйбер икәнен аңладым, иң мөһиме – авыруларга ярдәм итү. Иремнең апасы операциядән соң 24 көн комада ятты. Күпмедер вакыттан соң баш мие шешә башлады. Табиблар уңай проогноз ясамады, кул селтәргә теләделәр. Кан салу гомерен саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлек иде. Аның белән бер үк кан төркеме булганлыгы ачыкланды һәм мин уйлап та тормыйча донор булырга ризалаштым. 4 көннән иремнең апасы аңына килде.
Кан тапшыруга ныклап әзерләнәм – рационнан зарарлы продуктларны төшереп калдырам, кирәкле күләмдә аксым, углевод һәм клетчаткалар белән дөрес туклануга күчәм.
Донор була алу сөендерә, кан биреп, кемгә дә булса ярдәм итәчәгеңне аңлыйсың.
Андрей Паткин, 44 яшь, слесарь
20 ел эчендә 276 тапкыр кан тапшырган. Кан бирү мобиль станциясенең предприятиегә килүен хәтерлим, хезмәттәшләрем бу акциядә актив катнашты, аларга карап, мин дә сынап карарга булдым. Бернинди дә күңелсез хисләр булмады – баш әйләнмәде, косасы килмәде. Минем каным кемгә дә булса ярдәм итәчәк дип күпмедер дәрәҗәдә горурландым. Якынча айга 1 тапкыр кан тапшырам. Кыен түгел, аның каравы файдасы зур. Әгәр син башкаларга ярдәм итсәң, кешеләр, һичшиксез, сиңа авыр вакытта булышачаклар.
Екатерина Фролова, 31 яшь, инженер-конструктор
Мин икенче буын донор. 90-нчы елларда әтинең кан тапшыруын хәтерлим, үз тәэсирләре турында сөйли, бу изге эш, дип әйтә иде. Кешеләргә ярдәм итәргә тырышырга кирәк, әти миңа шундый дәрес бирде. 19 яшемдә үзем донор булып карадым. Туксанынчы донациядән соң ничә тапкыр кан тапшырганымны санамый башладым. Донор булу – зур җаваплылык, башка кешенең тормышы бәйле синең каныңа, шуңа күрә елга бер тапкыр медицина тикшерүе узарга, күп санлы анализлар тапшырырга кирәк. Донорлар гадәттә кемгә ярдәм итүләрен белми дә, әмма искәрмәләр дә була. Минем дүртенче кан төркеме, уңай резуслы, ул бик сирәк очрый. Берничә тапкыр мин бер хатын-кызның доноры булдым, исемен атамадылар, онкология белән чирләгәнен генә белдем. Мондый тарихлар турында белгәч, тагы да күбрәк җаваплылык тоясың.
Андрей Серпионов, 24 яшь, риелтор
Мин беренче тапкыр 2015 елның 14-нче маенда кан тапшырдым. Шул көннән бирле үземнең чын-чынлап кирәкле, файдалы булырга теләвемне аңладым. Реципиентларны белмим, анысы мөһим дә түгел. Кемгә ярдәм итү мөһим түгел, мин бит аны галочка өчен генә эшләмим. Беренче карашка гына донор булу җиңел – башкаларга ярдәм итү өчен үзеңә сәламәт булырга кирәк. Сәламәтлек начар икән, батырлыклар кылырга ашыкмагыз.