Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2020, 17:00

Казан донорлары Республика кан үзәгенә бушлай барып кайта ала

Моның өчен махсус промокод алырга кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU. 14-нче апрель). Казан донорлары Республика кан үзәгенә һәм Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегенә бушлай барып кайта ала. Моның өчен махсус промокод алырга кирәк.

Кан һәм аның компонентларын тапшырырга планлаштырылган көнне яисә бер көн алдан +7(843)223-07-79 телефоны буенча Республика кан үзәге регистратурасына шалтыратырга кирәк. Язылу дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 7.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. Регистраторлар килүнең якынча вакытын сораячаклар һәм сезне язып куячаклар, шуннан соң сәфәргә промокод, шулай ук аны куллану буенча инструкция бирәчәкләр.

Республика клиник хастаханәсенең һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегенә эш көннәрендә 8.00-дән 16.00-гә кадәр бер тәүлек алдан яки донация көнендә +7 (843)231-21-34 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Промокод донация урынына бару һәм кире кайту өчен генә эшли, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Әйтергә кирәк, хәзер Кан үзәге көчәйтелгән санитар-эпидемиологик режим шартларында эшли: барлык өслекләр, ишек тоткалары, идәннәр эшкәртелә. Хезмәткәрләр битлекләр киеп эшли, гардеробта, теркәү урынында һәм барлык медицина кабинетларында кулларны эшкәртү өчен антисептиклар урнаштырылган. Донорлар өчен холлда һаваны өстәмә рәвештә зарарсызландыру уздырыла.

Акция DonorSearch, «Ситимобил» һәм «Яндекс.Такси» белән берлектә Республика кан үзәге тарафыннан үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән өлкәнрәк, 50 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы һәм тискәре күрсәткечләре булмаган һәр кеше донор була ала. Үзегез белән паспорт алырга кирәк. Донациягә ничек дөрес әзерләнергә кирәклеген сылтама буенча белергә була.

2019 елда татарстанлылар 50 тоннадан артык кан тапшырдылар һәм шуның белән 35 меңнән артык пациентка ярдәм иттеләр.

Барлык яңалыклар