Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2020, 13:27

Казан балалар бакчалары 12 майда ачылачак

Балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә респиратор авырулар симптомнары булмаган очракта кабул итәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Алсу Сафина). 12-нче майда Казанда барлык  балалар бакчалары ачылачак. Беренче дулкынны кабул итү 14-нче майга кадәр дәвам итәчәк, ә кирәкле белешмәләр поликлиникалардан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә турыдан-туры җибәреләчәк. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Күп кенә шәһәр предприятиеләре тулы канлы эшне башлаганга күрә, ата-аналар мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәтләренә мохтаҗ, - дип аңлатты Ирек Ризванов. - Моны ял көннәрендә ата-аналардан уздырган сораштыру күрсәтте. Аларның 24 меңе баланы балалар бакчасына иртәгә үк илтергә теләк белдергән, кайберләре моны бер атнадан яки ике атнадан эшләргә әзер».

Мәгариф идарәсе башлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә балалар бакчаларына балалар йогышлы авырулар белән бәйләнеш булмау турында белешмә булган очракта кабул ителәчәк, дип искәртте. Санитар-эпидемиологик иминлек чараларын үтәү өчен Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә, ата-аналарның поликлиникаларга йөрүен булдырмас өчен, балаларны кабул итү тәртибе эшләнде. Һәр балалар бакчасы буенча балалар исемлекләре поликлиникаларга алдан җибәрелгән, ә кирәкле белешмәләр ата-аналар катнашыннан башка мәктәпкәчә учреждениеләргә үзәкләштерелгән рәвештә тапшырылачак.

Балалары белән ата-аналарны кабул итү балалар бакчаларында 12-нче майдан иртәнге 8-дән башлана. «Урында балаларны респиратор авырулар симптомнарын ачыклау максатыннан мәктәпкәчә учреждениегә беркетелгән табиб караячак. Алар булмаган очракта, бала бакчага кабул ителәчәк», - дип хәбәр итте И.Ризванов. Ул балалар бакчасы администрациясе һәр ата-ананы билгеле бер вакытка һәм датага алдан ук чакырачак, дип өстәде. «Балаларның беренче дулкынын кабул итү 12-14-нче майда булыр, дип көтелә», - дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында табиблар балалар бакчаларында балаларны бүген үк карый башлаган.

Үз чиратында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Министрлар кабинетындагы брифингта балаларны бакчаларга китерә торган ата-аналарның яки туганнарының, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренең битлек кияргә тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Балаларга балалар бакчасы территориясендә йөрергә рөхсәт ителә, шул ук вакытта мәҗбүри шарт булып даими дезинфекция һәм иртәнге контроль тора: балаларның тән температурасын үлчәү. Төркемнәрдә 12-дән артык бала булырга тиеш түгел, алар арасында йокы сәгате һәм урамда йөрү вакытында 1,5 метр дистанция үтәлергә тиеш. Чит кешеләрне мәктәпкәчә учреждениегә кертү рөхсәт ителми.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары шулай ук билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары штат режимында 12-нче майдан эшләгәч, абонент түләве шул ук көннән исәпләнә. Моңа кадәр республиканың барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре балалар бакчаларында 10 меңнән артык бала йөргән кизү төркемнәр оештырылган иде.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 11.05.2020
Видеорепортаж
11.05.2020 12:48
12 майда Казанда барлык балалар бакчалары эшли башлаячак
Барлык яңалыклар