«Җиңү чыршысы» конкурсында катнашырга 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары чакырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Казан укучылары тиражы чикләнгән күләмдә сатылачак эксклюзив яңа ел открыткалары авторы була ала. Моның өчен аларга «Җиңү чыршысын яса» бөтенроссия конкурсында катнашырга һәм 1945 елның яңа ел бәйрәме темасына фантазияләрен эшкә җигәргә кирәк булачак.
Җиңү музее һәм Россия Почтасы тарафыннан үткәрелә торган конкурста 7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар катнаша ала.
Сурәт вакытка туры килергә һәм бәйрәмгә әзерлек атмосферасын җиткерә алырга тиеш. Рәсемнәр әби-бабайларның хикәяләре яки гаилә архивларыннан алынган фоторәсемнәр буенча ясалырга мөмкин. Открытканың нигезенә гаилә тарихы ятса, конкурсант картинадагы вакыйга турындагы хикәяне рәсемгә беркетә ала.
Конкурска эшләр 10-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Рәсемнәр теләсә нинди техникада да үтәлергә мөмкин. Алар өч яшь номинациясе буенча бәяләнәчәк: 7 яшьтән 10 яшькә кадәр, 11-дән 14 яшькә кадәр һәм 15 яшьтән 17 яшькә кадәр. Профессиональ рәссам-иллюстраторлар, Россия Почтасы һәм Җиңү музее хезмәткәрләре керәчәк компетентлы жюри һәр категориядә өч җиңүчене сайлап алачак. Конкурс финалистлары декабрь башында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Почтасы филиалы матбугат хезмәте.