Брендлаштырылган автобуслар шәһәр юлларында бүген үк барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанда 30-га якын автобус Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм быел билгеләп үтелә торган ТАССРның 100 еллыгы символикасы белән бизәләчәк. Брендлаштырылган автобуслар шәһәр юлларында бүген үк барлыкка киләчәк.
4-нче номерлы предприятиенең пассажир автотранспортында логотипларны 13 автобуска ясарга планлаштыралар. Бу эшкә бер атна элек керешкәннәр инде. «Быел без чын мәгънәсендә истәлекле даталарны билгеләп үтәбез. Катлаулы вәзгыятькә карамастан, Казанда яшәүчеләр бу турыда онытмасыннар иде, - диде 4-нче номерлы ПАТП эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Альберт Дәүләтшин. - Без ике логотип урнаштырабыз: автобус бортының бер ягына - Җиңүнең 75 еллыгы турында наклейка, икенчесенә - ТАССРның 100 еллыгы турында. Логотиплар салу - катлаулы процесс, оракалда махсус мөһер кулланыла, шуңа күрә без әлеге эшкә махсуслаштырылган оешмалар хезмәткәрләрен җәлеп итәбез».
Кичә логотиплар 13 автобусның 5-6-сына төшерелде. Ә.Дәүләтшинның сүзләренә караганда, бүген алар Казан юлына чыгачак. «Брендланган автобуслар төрле маршрутларда йөриячәк, әмма без иң зур маршрутларга өстенлек бирдек», - дип аңлатты 4-нче номерлы ПАТП эксплуатацияләү буенча директор урынбасары.
Әлегә Татарстан башкаласында шул рәвешле 30-га якын автобусны бизәү планлаштырыла.