Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2021, 11:18

Казан абитуриентлары вузга керү өчен гаризаны онлайн рәвештә бирә алалар

Яңартылган сервис РФ Дәүләт хезмәтләре порталында эшли башлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). РФ дәүләт хезмәтләре порталында яңартылган суперсервис эшли башлады «Югары уку йортына онлайн укырга керү». Аның ярдәмендә документларны кабул итү комиссияләренә йөрмичә генә, 500 югары уку йортына бирергә мөмкин – көндезге, читтән торып һәм максатчан укуга.

Суперсервис абитуриентларга, чиратларсыз һәм кәгазь гаризалар тутырмыйча, югары уку йортларына документлар тапшырырга ярдәм итәчәк. Булачак студентлар укырга керү өчен югары уку йортларын һәм конкурс төркемнәрен сайлый, кабул итү комиссиясенә гариза тутыра һәм җибәрә, керү имтиханнарының расписаниесен белә һәм аларга языла ала. Шулай ук сервис конкурс исемлекләрендәге чиратны чагылдыра, кирәк булганда гаризага 29-нчы июльгә кадәр үзгәрешләр кертергә мөмкин. Моннан тыш, онлайн режимда югары уку йортларыннан укырга керү турында хәбәрнамә алгач, керүгә ризалык белдереп гариза язарга мөмкин.

Вузларга документлар җибәрү өчен абитуриентка РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм укырга кабул итү турында гариза тутырырга, кирәкле документларны теркәргә кирәк. Укырга кергәндә исәпкә алына торган шәхси казанышларны раслаучы таныклыкларның сканы яки фотосы кирәк булачак. 2021 елда югары уку йортына керү өчен аттестат оригиналы кирәк түгел. Аны укытуның беренче елында алып килергә мөмкин.

Гаризаны тутырганда абитуриент узган елларда тапшырган яки тапшырырга җыенган предметларны күрсәтергә тиеш. Әгәр гариза биргән вакытта БДИ-2021нең ахыргы нәтиҗәләре юк икән, алар автомат рәвештә вузга тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар