В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук ул интеллектуаль ярышларда катнашучыларның гомуми рейтингында беренче урынны алды.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче номерлы лицеен тәмамлаган Галия Шәрәфетдинова Халыкара математика олимпиадасында җиңүче булды. Шулай ук ул интеллектуаль ярышларда катнашучыларның гомуми рейтингында беренче урынны алды.
Мәктәп укучыларының 63 нче Халыкара математика олимпиадасы Ослода узды. Анда 100 дән артык илдән 589 бала катнашты. Россия укучылары биремнәрне дистанцион рәвештә үтәделәр һәм өч алтын һәм өч көмеш медаль алдылар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгы.
Катнашучылар олимпиадага узган елның июлендә әзерләнә башлаган иде. Галия Шәрәфетдинова 40 тан артык претендент арасыннан сайлап алынды һәм Казанны халыкара интеллектуаль ярышларда тәкъдим итү мөмкинлеген алды. Катнашучыларны әзерләү һәм сайлап алу белән Санкт-Петербургның 239 нчы номерлы Президент физика-математика лицееның математика укытучысы Кирилл Сухов җитәкчелегендәге тренерлар штабы шөгыльләнде.
11 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр җәйге укыту-тренировка җыеннары узды, ә 2 нче июльдән 8 нче июльгә кадәр команда ярыш алды чараларында шөгыльләнде.
Халыкара математика олимпиадасы – югары сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган дөнья чемпионаты. Ярыш 1959 елдан бирле үткәрелә һәм һәрберсендә өч мәсьәлә белән ике турны үз эченә ала. Олимпиада биремнәре математиканың төрле өлкәләрен, нигездә геометрияне, сан теориясен, алгебраны һәм комбинаториканы үз эченә ала.