Педагог илнең иң яхшы 300 җитәкчесе исемлегенә керде
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Казанның 185 нче лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ксения Чеботарева «Россия лидерлары» конкурсының округ финалында җиңүче булды. Ул илнең иң яхшы 300 җитәкчесе исемлегенә керде һәм уку өчен грант отты.
Финалистларга Россиянең эре корпорацияләренең топ-менеджерлары белән бергә биремнәр чишәргә кирәк иде. Шуннан соң алар үз проектларын хакимият һәм бизнес вәкилләренә тәкъдим иттеләр. Ксения Чеботарева командасы «Роскосмос» җитәкчелеге һәм «Независимая газета» генераль директоры Константин Ремчуков алдында чыгыш ясады.
Ксения Чеботарева шулай ук Татарстан мәгарифен үстерү институтында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, Укытучылар көне алдыннан шәһәр мэры Илсур Метшин Казан педагоглары белән очрашты һәм алар белән түгәрәк өстәлдә заманча мәктәп проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышты. Шәһәр башлыгы яшь укытучыларга грантлар күләмен арттыру турында карар кабул итте.