Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 16:07

Казан укытучысы Мария Голованова РФ мәгариф министры киңәшчесе булачак

Мәскәүдә «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы тәмамланды – җиңүне Төмәннән килгән укытучы яулады.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). «Россиянең ел укытучысы – 2021» исеменә Төмәннең 16-нчы номерлы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева лаек булды. Конкурсның җиңүчесе исемен бүген Мәскәүнең «Россия – минем тарихым» тарихи паркында игълан иттеләр. Казанның 122-нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова башка призерлар арасында РФ мәгариф министры киңәшчесе булачак.

Иң яхшы укытучыны призерлар арасында узган финал сынавы – «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Барлык 5 конкурсант реаль вакыт режимында танылган җәмәгать эшлеклеләре, актерлар, ата-аналар һәм педагогик бергәлек вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Нәтиҗәдә Екатерина Костылева җиңү яулады. «Россиянең ел укытучысы – 2021» исемен РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм М.В.Ломоносов исемендәге МДУ ректоры, конкурсның зур жюри рәисе Виктор Садовничий атады.

Үз чиратында, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов илнең барлык педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм конкурс призерларының барысы да җәмәгать башлангычларында аның киңәшчесе булачагын хәбәр итте. «Сезнең һәрберегез, хөрмәтле коллегалар, лаек, һәм сезнең һәркайсыгыз – җиңүче. Укытучы һөнәре чыннан да иң мөһимнәреннән, ә бәлки, Җирдә иң мөһимедер дә, чөнки күп очракта баланың ничек формалашуы, аның нинди тәрбия алуы, белем алуы, аның тормышта ни дәрәҗәдә уңышлы булачагы укытучыдан тора», – диде ул.

Бүләкләү тантанасы 10-нчы октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте. Традиция буенча «Россия ел укытучысына» конкурсның төп призын – «Зур бәллүр пеликан» сынын тапшырачаклар.

Барлык яңалыклар