Финалда Россия җыелма командасы вәкиле италияле Мелания Делайны 6:1 исәбе белән отты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан теннисчысы Полина Кудерметова Австралиянең Траралгон шәһәрендә узган ITF сериясендәге халыкара теннис турнирында ялгыз разрядта иң яхшысы булды. Финалда Россия җыелма командасы вәкиле италияле Мелания Делайны 6:1 исәбе белән отты. Ярышлар 17-нче гыйнвардан 22-нче гыйнварга кадәр барды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Полина Кудерметова Австралия ачык чемпионатына үз юлын ITF AGL Loy Yang Traralgon Tennis International Championship юниорлар турниры аша башлый, анда дөньяның иң яхшы теннисчы-юниорлары, очколар җыеп, үзләренең халыкара рейтингларын яхшырталар.