Бәйрәм утын бүген 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Бүген Казан телеманарасында Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан бәйрәм архитектура-сәнгать яктыртуы кабызылачак.
16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр манара республика флагы төсләренә буялачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.