В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәмчә яктылык белән бизәлеш 4-нче һәм 6-нчы ноябрьдә кабызылачак.
Фото: «Татарстан Республикасы Россия телевизион тапшыру үзәге» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). 4-нче һәм 6-нчы ноябрь көннәрендә Казан телеманарасы бәйрәмчә ут белән бизәләчәк.
17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр телеманара Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары төсенә буялачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 4-нче ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6-нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.