Акция Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган.
Фото: digital.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). 2-нче апрель көнне Казан телеманарасы зәңгәр төскә буялачак. Акция Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган.
Зәңгәр яктырту 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр кабызылачак. Акциягә шулай ук Түбән Камада телеманарасы да кушылачак, дип хәбәр итә ТР цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
2-нче апрель 2007 елдан бирле БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан аутизм турында мәгълүматны тарату көне дип игълан ителде. Бу көнне истәлекле урыннар, архитектура һәйкәлләре һәм шәһәр биналары аутизм символы булган зәңгәр төс белән яктыртыла. Акция «Зәңгәрне кабыз» исемен алды. Анда башка төрле юл белән дә катнашырга мөмкин: гирляндалар яисә зәңгәр лампа белән тәрәзәләрне яктыртырга, зәңгәр киемнән киенергә һәм якыннарына аутизм турында сөйләргә, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.