В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яктыртуны бүген Россиядә телетапшыруларның 90 еллыгы һәм Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан кабызачаклар.
Фото: «Татарстан Республикасы Россия телевизион тапшыру үзәге» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Бүген Казан телеманарасы бәйрәм төсләренә буялачак.
Сәнгать-архитектура яктырткычын 18:00 сәгатьтә кабызачаклар. Аны 22:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.
Яктылыкны кабызу Халыкара өлкәннәр көненә һәм Россиядә телетапшыруларның 90 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.