В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17-нче ноябрьдә «Мне не фиолетово» акциясе узачак.
Фото: digital.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 17-нче ноябрьдә Казан телеманарасы «Мне не фиолетово» бөтенроссия акциясенә теләктәшлек күрсәтәчәк һәм шәмәхә төскә буялачак. Аны ел саен «Право на чудо» хәйрия фонды, срогыннан алда дөньяга килгән балалы гаиләләргә таяныч булу йөзеннән үткәрә.
Фондның рәсми төсе – шәмәхә. Ул өмет, кызгану һәм ачыклыкны гәүдәләндерә.
Казан белән бергә шәмәхә төскә Останкино телеманарасы, Пермь, Якутск, Тверь һәм башка шәһәрләрдәге Россия телевидениесе һәм радиотапшырулар челтәре манаралары буялачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.