Акциягә илнең башка шәһәрләре дә кушылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). Казан телеманарасында 12 нче декабрьдә РФ Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм яктыртуы барлыкка киләчәк.
Корылма россия триколоры төсләренә буялачак, анда «Конституция көне» дип язылачак.
Бәйрәм иллюминациясен 15:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.
Шулай ук акциягә Мәскәү, Благовещенск, Брянск, Грозный, Майкоп, Мурманск, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләр телеманаралары да кушылачак.
Россия Конституциясе 1993 елның 12 нче декабрендә кабул ителә.