Бу Космонавтика көнен билгеләп үтү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
«12 нче апрельдә РТРСның 30 дан артык телебашнясы Космонавтика көне хөрмәтенә тематик яктырту белән бизәләчәк», – диелә хәбәрдә.
Күпчелек шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, йолдызлы күк йөзе һәм беренче космонавт Юрий Гагаринның сурәте трансляцияләнәчәк.
1961 елның 12 нче апрелендә кешелек тарихында беренче тапкыр совет космонавты Юрий Гагарин тарафыннан «Восток-1» космик корабында Җир шары тирәли орбиталь очыш ясала.