Юлия Сохацкая 4324 очко җыйган
Фото: Казанның физик культура һәм спорт комитеты
23-25 нче февральдә Мәскәүдә биш төр ярыш буенча Россия чемпионаты узды. Казан спортчысы Юлия Сохацкая 4324 очко нәтиҗәсе белән көмеш медаль яулаган.
Краснодар краеннан Валерия Москвитина җиңүче булган. Иң көчлеләр өчлеген Брянск өлкәсе вәкиле Светлана Антошина япкан.
Биш төр ярышта спортчылар 60 һәм 800 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, ядрәне этеп җибәрүдә һәм биеклеккә сикерүдә ярышалар.