В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Олимп» спорт мәктәбеннән Светлана Соколова алтын медаль яулады
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Казан спортчысы Светлана Соколова дуатлон-кросс буенча Россия Кубогында җиңү яулады. Ярышлар Петрозаводскида узды.
«Курган» спорт комплексының спорт трассасына илнең җиде төбәге вәкилләре чыкты. Алар йөгерергә, шул исәптән юлсыз җирдән йөгерергә һәм велосипедта узышырга тиеш иде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Олимп» спорт мәктәбеннән Светлана Соколова алтын медаль яулады. Казан спорт мәктәбеннән тагын бер спортчы Анна Демидова бронза медаль алды, дип хәбәр итә ТР Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.