В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәтиҗәләр 3-нче июньдә Краковта игълан ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Казан укучысы «Әгәр сезнең бер көнегез Бөтендөнья мирасы шәһәрендә булса..." халыкара видеороликлар конкурсында җиңү яулаган. Нәтиҗәләр 3-нче июньдә Краковта Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмаларының XV Бөтендөнья конгрессында игълан ителгән.
14-17 яшьлек катнашучылар арасында беренче урынны 177-нче лицейның 17 яшьлек укучысы Валерия Синдимирова алган. Аның эшен конгрессның барлык катнашучылары өчен зур экранда күрсәткәннәр, чарага шулай ук тарихи шәһәрләр җитәкчеләре һәм мирасны саклау өлкәсендә экспертлар җыелган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны оештыручылар Казан укучысының талантын югары бәяләгән, аңа грамота гына түгел, кыйммәтле приз да тапшырылачак.