Хатын-кызлар командалары турниры финалында Россия җыелма командасы Француз командасын җиңде.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Татарстан спортчысы Марта Мартьянова Токиода хатын-кызлар командалары турниры финалында алтын медаль яулады. Россия җыелма командасы составында ул Аделина Заһидуллинаны ярымфиналда алыштырды. Безнең команда француз рапирачыларын 45:34 исәбе белән җиңде.
Мартьянова Казанда фехтование белән балачакта шөгыльләнә башлый. Яшь рапирачының беренче тренеры Елена Прохорова була.
2016 елдан спортчы фехтование буенча Россия җыелма командасының төп составына керә. Мартаның халыкара аренада беренче җиңүе 2018 елның 14-нче гыйнварында, Польшаның Катовице шәһәрендә Дөнья кубогы этабында узды. Анда рапирачы команда зачетында алтын медаль яулады. Шул ук елны Мартьянова Европа чемпионатының көмеш медален яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.