Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2022, 14:10

Казан пенсионеры мошенникларга 250 мең сум акча биргән

Аферистлар хатын-кызга оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип шалтыраткан.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче март). Казанда 83 яшьлек ханым мошенниклар тозагына эләккән. Җинаятьчеләр пенсионерга оныгы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм җинаять эшен туктату өчен зур суммада акча бирергә кирәк, дип шалтыратканнар.

14 нче мартта хатын-кызга билгесез кеше шалтырата һәм үзен тикшерүче дип таныштыра. Мошенник пенсионерга оныгының зур юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа операция ясауларын һәм хәзер ул аңсыз булуын җиткергән. Моннан тыш, аферист авария вакытында оныгының кечкенә баланы таптатуын һәм хәзер ул да реанимациядә булуын, аңа да тиз арада дарулар һәм кыйммәтле дәвалану таләп ителүен аңлата. Шуннан соң җинаятьче зыян күрүчегә якларның дуслашуы һәм оныгына карата җинаять эзәрлекләвен туктату өчен зур күләмдә акча таләп ителүе турында хәбәр итә. Пенсионер ханым таныш булмаган кешегә ышана һәм 250 мең сум күләмендә акчасы булуын хәбәр итә. Аферист пенсионерга әлеге акчаны аның ярдәмчесенә бирергә куша, тиздән килеп алачакларын җиткерә. Барлык кушканнарны үтәгәннән соң, пенсионер үзенең кызына шалтырата һәм алданганлыгын аңлый.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Вишневский» полиция бүлегендә җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар