Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2025, 10:48

Казан пенсионеры аферачыларга кызын коткару өчен 300 мең сум акча биргән

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган

Казанда яшәүче 88 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул кызы авариягә эләккән дигән ялган хәбәрдән соң алдакчы курьерга 300 мең сум акча тапшырган.

Җинаятьчеләр эшләнгән схема буенча эш иткән: беренчесе өлкән яшьтәге хатынга янәсе аның кызы белән булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләгән, икенчесе мәгълүматны раслаган һәм «мәсьәләне хәл итүдә» ярдәм тәкъдим иткән, ә өченчесе, үзен курьер дип таныштырып, пенсионердан 300 мең сум акча алган.

Хатын-кыз, бераздан шикләнеп, туганы белән элемтәгә керә — кызының барысы да тәртиптә булуы ачыклана. Алдау корбаны булуын аңлап, зыян күрүче кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Аның гаризасы нигезендә «Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган. Хәзер җинаятьчел төркемдә катнашучыларны эзләү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Хокук саклаучылар гражданнарга саклык чаралары турында искә төшерә. Чит кешеләрдән алынган мәгълүматны һәрвакыт рәсми чыганаклар яки туганнары аша тикшерергә кирәк. Беркайчан да чит кешеләргә банк карталары һәм хисап язмасылары мәгълүматларын хәбәр итәргә, басымга бирелергә һәм аларга акча күчерергә кирәкми. Мошенниклык яки җинаять кылынган очракта кичекмәстән 102 яки 112 номерларына шалтыратырга кирәк. Вакытында мөрәҗәгать итү җинаятьчеләрне тоткарлау һәм акчаларны кире кайтару мөмкинлеген арттыра.
Барлык яңалыклар