Мошенниклар пенсионерны кызларын коткару сылтавы белән зур суммада акча тапшырырга ышандырырга тырыша.
Фото: Марат Мөгыйнов
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, 28 нче ноябрьдә аның өй телефонына мошенниклар шалтырата. Алар пенсионер ханымны кызларын коткару сылтавы белән зур күләмдә акча бирергә ышандырырга тырышкан. Казанда яшәүче ханым сөйләшүне туктаткан һәм кызына шалтыраткан, ул аның белән барысы да тәртиптә булуын аңлаган. Шуннан соң пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча хокук саклау органнары РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 159 нчы маддәсенең 4 нче «Мошенниклык кылырга омтылу» өлеше буенча буенча җинаять эше кузгаткан.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында нинди дә булса мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга кирәкми.