Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2019, 10:00

Казанда Май чабу бәйрәме: кар кирмәнен алу, карачкы яндыру, коймаклар һәм скоморохалар

Иң зур күңел ачу чаралары "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда һәм Аккош күле урман паркы зонасында узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). 4-10 мартта Россиядә традицион славян бәйрәме – Масленицаны билгеләп үтәчәкләр. Казанда күңел ачу берничә мәйданчыкта узачак, анда шәһәрлеләрне кунакларны уеннар, бәйгеләр һәм бәйрәмнең иң мөһим сые – төрле эчлек белән коймаклар көтә.

"Казан" гаилә үзәге территориясендә боз шәһәрчеге иң масштаблы күңел ачу мәйданчыгы булачак. 9 мартта 11.00 сәгатьтә башланачак программада әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, призлар уйнатып кышкы уеннар, такмакчылар бәйгесе, яшьләр биюләре һәм уеннары, шулай ук Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру йоласы каралган.

Боз шәһәрчеге территориясендә берничә мәйданчык ачылачак: фольклор мәйданчыгы – рус халык уеннары, бәйге-уен мәйданчыгы – атларда һәм понида шуу. Шәһәрлеләр шулай ук аттракционнарны карый һәм боз тауларында шуа алачак. Төп сәхнәдә фольклор җыр һәм бию башкаручылар чыгыш ясаячак, казанлылар цирк сәнгате элементлары белән номерлар карый алачак, Петрушка театрын, шулай ук традицион славян бәйрәм культурасының төп фрагментларын күрәчәк. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе дә эшләячәк, колгаларда йөрү, халык биюләре, матур курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Теләгән һәркем коймак кына түгел, борынгы рус рецепты буенча әзерләнгән прәнекләр дә авыз итә алачак.

4-10 мартта Благовещение соборы тарихы музее казанлыларны Масленица мастер-классы белән мәктәп укучылары өчен махсус программага чакыра.

4 март көнне 14.00 сәгатьтә Горький ис. паркта беренче тапкыр Май чабу бәйрәменең инклюзив күңел ачу чаралары узачак. Биредә Казан Изге Гурий православие гимназиясе каршындагы "Духов День" фольклор коллективында шөгыльләнүче “Горошек” төркеме балалары һәм инвалид балалары булган гаиләләр өчен бәйрәм оештырылачак. Бәйрәм программасында традицион халык уеннары, чаналарда шуу, җырлар һәм, әлбәттә, тәмле коймак һәм чәй каралган.

6 һәм 8 март көннәрендә 14.00 сәгатьтә "Крылья Советов" паркында балалар һәм өлкәннәр өчен театральләштерелгән тамаша һәм уен программасы оештырылачак. Биредә кунаклар өчен шулай ук аркан тарту, капчык һәм мендәр белән сугышу, кар шәһәрчеге алу, мастер-класслар, кар чаналарында йөрү, "Снайпер" аттракционы, колядкалар һәм фуд-зона әзерләнгән.

7 март көнне 13.00 сәгатьтә Масленица күңел ачу чаралары Коры Елга бистәсендә дә узачак. Программада – иҗат коллективлары чыгышы, спорт уеннары, балалар аттракционнары, күргәзмә-сату, Май чабу карчкысын яндыру, бәйрәм сәүдәсе. Барлык кунакларга тәмле ризыклар тәкъдим ителәчәк: коймаклар, пироглар һәм тәм-томнар.

7 мартка кадәр һәр көнне Май чабу бәйрәмен ТР Милли музеенда билгеләп үтәчәкләр. Музейга килүчеләр борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белә алачаклар, күңелле скоморох белән очрашачаклар, май чабу уеннары, мәзәкләр һәм җырлар атмосферасына чумачаклар.

Казан зооботаника бакчасында 10 мартта килүчеләр өчен халык күңел ачулары һәм конкурслар белән концерт программасы әзерләнәчәк. Шул ук көнне "Калейдоскоп" паркында Масленица бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

10 мартта 10.00 сәгатьтә зур күләмле бәйрәм Аккош күле урман паркы зонасында узачак. Шәһәрлеләрне кышны озату турында традицион театральләшкән тамаша, кар ныгытмасын алу һәм Масленица карачкысын яндыру йоласы көтә. Бәйрәм программасында – концерт һәм күңел ачу программалары, кышкы уеннар, борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән халык эшләнмәләре ярминкәсе.

Май чабу бәйрәме уңаеннан 10 мартта Казанда 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр 36, 46, 72 номерлы автобус маршрутлары көчәйтелгән режимда эшләячәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Май чабу – ул кышны күңелле озату, якынлашып килүче җылылык һәм язгы яңару белән сугарылган. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында һәм торак массивларында оештырылачак. Алар шәһәрнең мәдәният сарайларында, сәнгать мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында һәм башка учреждениеләрдә дә узачак. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар