В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү өчен шулай ук Краснодар крае, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре командалары көрәште.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь, Диана Жиленкова). Казанның «Юнит» командасы Татарстан тарихында беренче тапкыр «Күн туп» турниры титулын яулады. Бөтенроссия ярышларының барлык этапларында аның уенчылары бер генә матчта да оттырмады. Суперфинал Волгоградта узды, дип хәбәр итте ТР башкаласы Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
«Бу – җитди җиңү, балаларны котлыйбыз! Яшь спортчыларыбызның казанышлары нәкъ менә шушы юлны – спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлап алуга тагын бер этәргеч булачагына ышанам», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Быел «Күн туп» турнирының шәһәр этабында 4 меңнән артык бала катнашты. Алга таба Казан уенчылары республика этабының өч яшь төркемендә дә җиңде. Бөтенроссия дәрәҗәсендә Татарстанны «КАИ-Олимп», «Тасма» һәм «Юнит» командалары тәкъдим итте. «Командаларның чыгышы төрлечә булды. Иң яшь «КАИ-Олимп» командасы призерлар өчлегенә керә алмады, ә «Тасма» командасы, матчта пенальти сериясендә генә оттырып, турнир финалында үкенечле оттырды, «Юнит» командасы футболчылары, бер генә уенны да оттырмыйча, турнирның суперфиналына чыкты», – дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Казанлылар белән бергә 2022 елда «Күн туп» турниры чемпионы исеме өчен Краснодар крае, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре командалары көрәште. А.Салихов төркем этабында «Юнит» командасы бер җиңү яулады, тагын ике матч тигез исәпкә уйналды, дип билгеләп үтте. «Бу безнең командага беренче урыннан турнир финалына чыгарга мөмкинлек бирде, анда ул шул ук көндәше белән төркем этабында тигез исәпкә уйнады. Беренче уенда кертә алмаган туплар, финалда кертелде – 5:0», – дип уртаклашты ул.
Барлык турнир нәтиҗәләре буенча казанлы Михаил Шатов иң яхшы бомбардир булды, ә Әмил Гайнуллин иң яхшы уенчы дип табылды. Бөтенроссия һәм суперфинал этапларының нибары ун матчында «Юнит» командасы 6 тупны үткәреп җибәрде һәм көндәшләр капкасына 34 гол кертте. «Абруйлы турнирда ышанычлы җиңү – зур һәм бердәм команда тырышлыгы нәтиҗәсе», – дип ассызыклады Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
«Ак Бүре» физкультура-спорт берләшмәсенең тагын бер командасы агымдагы елның май аенда Пермьдә узган «Алтын алка» турнирында икенче урынны алды, дип искәртте ул. Казан хоккейчылары беренче тапкыр ярышларның көмеш призерлары булган. Алар белән бергә беренчелек өчен Владимир, Волгоград һәм Амур өлкәләре спортчылары көрәшкән.
Киләсе елда «Алтын алка» турнирының суперфиналын Татарстан Республикасы башкаласы кабул итәчәк – ярышлар май аенда узачак. Инде бүген үк Казан командалары алда торган сезонга актив әзерләнә, аның старты декабрьгә билгеләнгән. «Без бөтен илдән кунаклар һәм иң яхшы командалар очрашуы өчен мәйданчыкларыбызны әзерли башлыйбыз. Әлеге финалда да без лидер булырбыз дип ышанам», – диде Рөстәм Гафаров.
Казандагы ике турнирның да район этабында барлыгы 300 дән артык командадан 6 меңнән артык яшь футболчы һәм хоккейчы катнаша, дип өстәде А.Салихов.
Яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә заманча спорт проектлары ярдәм итә, аларның берсе – «Мәктәптә футбол» проекты. Ул Татарстанда 2021 елның сентябреннән гамәлгә ашырыла. Республика башкаласының 17 мәктәбендә һәм гимназиясендә футбол дәресе физкультура буенча өченче дәрескә әверелә яки дәрестән соң үткәрелә. «Проектта катнашучы барлык мәктәпләргә дә Россия футбол берлеге үз акчалары хисабына футбол дәресләрен үткәрү өчен кирәкле спорт инвентаре бирә. Дәресләр малайлар өчен дә, кызлар өчен дә уздырыла», – дип аңлатты Физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Кичә Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында мастер-класс проекты кысаларында Россия җыелма командасының экс-футболчылары Андрей Аршавин, Владимир Быстров, Руслан Пименов, хатын-кызлар җыелмасының экс-уенчысы Елена