Беренчелекнең иң яхшы уенчысы итеп Мария Попова билгеләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Казанның «Тулпар» командасы хатын-кызлар арасында 3х3 баскетбол буенча Россия чемпионы булды. Ярышлар Лужникида «Под мостом» урам спорты үзәгендә узды.
Ярымфиналда «Тулпар» баскетболчылары «Мәскәү»не 15:13 исәбе белән җиңделәр. Ә финалда Ивановодан килгән «Энергия» командасын җиңделәр. Матч 15:10 исәбе белән тәмамланды.
Моннан тыш, турнир нәтиҗәләре буенча беренчелекнең иң яхшы уенчысы булып Казан спортчысы Мария Попова танылды. Финал бәйгесендә ул 7 очко җыйды һәм командага чемпион булырга ярдәм итте, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.