Турнир бөтен Россиядән 16 команданы җыйган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Турнирда бөтен Россиядән 16 команда катнаша. Иң көчлеләр титуллары дүрт яшь категориясендә уйнатылачак. Уеннар Пермьнең иң зур боз ареналарында уза. Суперфинал 28 нче майда «Йолдызлар матчы» белән тәмамланачак, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.
«Алтын алка» – балалар командалары арасында бөтенсоюз һәм бөтенроссия хоккей турниры. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе – танылган тренер Анатолий Тарасов. Турнир уеннарында үз вакытында күп кенә танылган хоккейчылар катнашты, алар арасында Владислав Третьяк, Александр Мальцев, Владимир Мышкин, Владимир Крутов, Вячеслав Фетисов та бар иде.