В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тугыз ай дәресләрдән соң йомгаклау эше булачак тамаша, шәһәрнең истәлекле мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
Фото: «Э-моция» студиясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Казанның «Э-моция» инклюзив иҗат студиясе Нурбәк Батулла белән перформанс остаханәсенә катнашучылар җыя
Проектка 18 яшьтән өлкәнрәк, 5-нче сентябрьгә кадәр анкета тутырган һәм конкурс буенча сайлап алу узган теләсә кайсы кеше кушыла ала. Анкетага бию импровизациясе белән 2 минутлык видео куярга кирәк. Инвалидлык киртә түгел, дип билгелиләр оештыручылар.
Перформансның инклюзив остаханәсе «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбек Батулла җитәкчелегендә тугыз ай эшләячәк. Бушлай дәресләр атнага 2 тапкыр, сентябрьдән май аена кадәр, уңайлы мохит таләпләрен канәгатьләндерә торган залда узачак. Остаханәнең йомгаклау эше булып перформанс торачак, ул Казанның истәлекле мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
«Перформансның инклюзив остаханәсе» проекты «Таврида» мәгариф арт-мәктәбендә физик затлар арасында яшьләр проектлары бөтенроссия конкурсында хупланды.