В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, шуның аркасында башка машина пассажиры зыян күргән.
Фото: Денис Гордийко
Ф.Әмирхан урамы ягыннан П.Витер урамы буенча хәрәкәт итеп, билгесез «Газель» йөртүчесе икенче полосага күчкәндә юл бирми һәм сул яктан баручы «ВАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешү сәбәпле, «Ваз» машинасы «Шевроле» машинасына килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек пассажир зыян күрә, ул төрле тән җәрәхәтләре ала. «Газель» йөртүчесе вакыйга булган урыннан кача.
Дәүләт автоинспекциясе юл транспорт һәлакәте шаһитларыннан түбәндәге телефон номерлары аша элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Казанда үткән тәүлектә 186 һәлакәт теркәлгән, аларның 4 се – зыян күрүчеләр белән, 2 сендә транспорт чаралары бәрелешкән һәм 2 се җәяүлеләрне бәрдергән. 3 пассажир һәм 2 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, ике зыян күрүче – балалар.
Моннан тыш, 13 нче октябрьдә 308 машина йөртүче һәм 97 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.