В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль интеграцияләүгә юнәлдерелгән чаралар оештырды.
Фото: Казан шәһәр Думасы
1-нче декабрьдә депутатлар 100-дән артык бала өчен «Замбези елгасы» зоопаркына хәйрия экскурсиясе үткәрделәр. Икенче көнне «Ярдәм» Милли хәйрия ислам фонды чатырында терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм ДЦП диагнозы куелган, күрү, ишетүдә кыенлыклар булган, инвалид-коляскадагы кешеләр, Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен хәйрия ашлары булып узды. Моннан тыш, һәр кунакка азык-төлек җыелмасы бүләк ителде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм 4-нче декабрьдә 76-нчы номерлы мәктәптә узды. Балаларга имбир прәннекләрен бизәү традицияләре турында сөйләделәр, үз десертларын ничек бизәү турында киңәшләр бирделәр. Укучылар өчен «Голос. Дети» телевизион проекты катнашучысы чыгыш ясады. Моннан тыш, хәйрия акчаларына GT Dress җитештергән 127 күкрәк яулыгы сатып алынган һәм мәктәпкә тапшырылган.
6-нчы декабрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында аз хәрәкәтле балалары булган гаиләләр өчен хәйрия концерты узды. Сәхнәдә музыка коллективларда катнашучылар чыгыш ясады, ә аннары яшь кунакларга баллы бүләкләр тапшырылды. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Игелекле Казан» проекты кысаларында «Игелек сәнгате» концерты узды. Ул бер сәхнәдә шәһәрнең танылган музыка коллективларын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәвәскәр музыкантларны җыйды.
Моннан тыш, депутатлар табибларга медицина җиһазлары бирде, кайнар туклану, транспорт хезмәтләре оештырды һәм шәхси саклану чараларын тапшырды. Шулай ук Казанның хәйрия фондлары өчен акча җыю оештырылды. Аз керемле һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләштеләр. Алар өчен хәйрия ашлары оештырылды, әйберләр җыю игълан ителде.
Казан шәһәре Думасы депутатлары инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе-2020» республика конкурсын үткәрүдә ярдәм күрсәтә һәм катнашучыларны хуплый.