Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2022, 16:32

Казанның 7 нче гимназиясе мобилизацияләнгән шәһәрлеләр һәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйды

Азык-төлек, җылы кием һәм көнкүреш химиясе белән беренче партияне адресатларга җибәрделәр инде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы ноябрь, Юлия Летникова). Казан мәгариф учреждениеләре мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанскида яшәүчеләр өчен гуманитар йөкләр җыюны дәвам итәләр. Узган атнада акциягә Яңа Савин районының 7 нче гимназиясе кушылды.

Учреждение директоры Татьяна Кныш сөйләгәнчә, узган атна башында гимназиядә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган. Балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглары акциягә бик тиз кушылган, беренче партияне бер көн эчендә җыеп биргәннәр. «Битараф булмаган укучылар һәм укытучылар озак саклану вакыты булган азык-төлек, җылы кием һәм көнкүреш химиясе алып килде. Җыелган әйберләр арасында бер тартма тушенка, бер коробка макарон, памперслар, сабын, җепләр, 10 килограммлы кер юу порошогы бар иде», – диде ул.

Беренче партияне Батурин урамындагы парковкада эшләгән мобиль пунктка илттеләр. Гимназия директоры, йөкне учреждениегә озатканнан соң, исемлектән кирәкле әйберләрне – йокы капчыклары, азык-төлек һәм памперслар алып килүне дәвам итүләрен билгеләп үтте. «Безнең әти-әниләребез дә һәм коллективыбыз да бик ярдәмчел. Бу бик сөендерә», – диде Т.Кныш.

7 нче гимназия моңа кадәр дә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәткән. Әйтик, укучылар хәрби хезмәткәрләргә хат язган, ә өлкән сыйныф укучылары аларны танк училищесына илтергә ярдәм иткән. Моннан тыш, балалары 7 нче гимназиядә укый торган мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткәннәр, әмма әлегә ул кирәк булмаган.

Мохтаҗлар өчен җылы әйберләр һәм канцелярия кирәк-яракларын шулай ук Совет районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары җыйды, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Игелекле Казан» складына гуманитар ярдәмне Идел буе районының 19 нчы гимназиясе укучылары һәм укытучылары тапшырган иде. Битараф булмаган шәһәрлеләр азык-төлек, җылы әйберләр һәм аяк киеме, гигиена чаралары һәм амуниция җыйдылар.

Мохтаҗларга теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен 17 гуманитар ярдәм җыю пунктының берсенә исемлектәге әйберләрне китерү дә җитә. Алар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Барлык яңалыклар