В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча Казан спортчысы 204,76 балл җыйган
Фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның беренче этабында «Стрела» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Динә Хөснетдинова бронза медаль яулады. Ярышлар 24-27 октябрьдә Магнитогорскта узды.
Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, спортчы хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча 204,76 балл җыйган.
Ярышларның икенче этабы 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Красноярскида уздырыла. Фигуралы шуу буенча Россия Гран-приеның өченче этабы исә Казанда узачак. Чара 7-10 ноябрьдә Спорт сараенда үткәрелә.
Алдарак «Ракета» физкультура-спорт берләшмәсенең «Ак Барс» көрәш буенча олимпия резервы спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илдар Сәләховның самбо буенча дөнья чемпионатында алтын медаль алуы турында хәбәр ителгән иде. Ярышлар 24-26 октябрьдә Бохарада (Үзбәкстан) узган.