В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны уяу булырга һәм яшәү урыны булмаучыларның кайда икәнлеге турында хәбәр итәргә чакыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Казан епархиясе йортсыз кешеләргә һәм авыр тормыш хәленә эләккәннәргә вакытлыча приют тәкъдим итә. Шәһәрлеләрне уяу булырга һәм вакытында күрсәтелмәгән ярдәм булмау сәбәпле өшемәсеннәр өчен, йортсыз-җирсез кешеләрнең кайда икәнлеге турында хәбәр итәргә чакыралар.
Йортсызлар өчен вакытлыча приют Хезмәт сөючәнлек йортында һәм Казанның Сергиев гыйбадәтханәсе территориясендә махсус җиһазландырылган бинада оештырылган. Төнлә йоклап чыгу урынын шулай ук мәхәллә ярдәме белән үз эшчәнлекләрен үстерүче коммерциячел булмаган оешмалар тәэмин итә.
Йортсыз кешенең кайда булуы турында +7(996)900-50-30 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
Проектлар аеклыкны раслау бүлеге һәм Казан епархиясенең чиркәү хәйриячелек һәм социаль хезмәт бүлеге ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте.