Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2019, 11:49

Казан дзюдочысы юниорлар арасында Европа Кубогында бронза медаль алды

Бу инде Аэлина Мәҗитованың быелгы Европа сайлап алу турнирларында өченче медале.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә тәрбияләнүче Аэлина Мәҗитова 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа Кубогының бронза призеры булды. Турнир 4-нче августта Польшаның Познань шәһәрендә узды.

Спортчы өч көрәштә катнашты. Беренче әйләнештә ул Украина кызы Дарина Ляшук белән көрәште һәм аны җиңде. Ярымфиналда Аэлина Мәҗитова өч тапкыр Европа кадет кубоклары җиңүчесе венгрияле Тима Кардоска оттырды. «Бронза» өчен көрәштә ул Украина дзюдочысы Анастасия Врублевскаяны җиңә алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу быелгы Европа сайлап алу турнирларында Казан кызының өченче медале инде. Элегрәк Аэлина Мәҗитова Санкт-Петербургта һәм Малагада (Испания) көмеш медальләр яулаган иде. Европа Кубокларында чыгыш ясап, Аэлина Европа-2019 беренчелегендә катнашу өчен сайлап алулар уза. Турнир нәтиҗәләре буенча милли җыелма команданың тренерлар штабы Финляндиянең Ванта шәһәрендә сентябрь уртасына планлаштырылган беренчелектә Россияне кем тәкъдим итәчәге турында карар кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар