В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китапханә җитәкчелеген «Китап ишегалды» проектын тормышка ашырган өчен диплом белән билгеләп үттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казан шәһәре Киров районының 26-нчы номерлы китапханәсе «Яшисе килә торган шәһәр» XII халыкара смотр-конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Китапханә җитәкчелеген «Китап ишегалды» проектын тормышка ашырган өчен диплом белән билгеләп үттеләр. Бу хакта бүген муниципаль китапханәләр челтәре директоры Резедә Исмәгыйлева хәбәр итте.
Кичә Мәскәүнең Милләтләр йортында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге һәм Евразия Икътисади Берлеге шәһәрләре тәҗрибәләренең XII халыкара смотр-конкурсын бүләкләү тантанасы узды.
Резеда Исмәгыйлева 26-нчы номерлы китапханә базасында медиа киңлеккә интеграцияләнә торган яңа сервислар актив үсеш ала, дип билгеләп үтте. «Без медиа киңлектә булуыбыз белән зур эш алып барабыз, китап уку подкастлары оештырабыз, «Китап укучы милләт» дип аталган видеороликлар язабыз, – диде ул. - Моннан тыш, китапханәдә китап укучылар белән аралашуның яңа формалары актив үзләштерелә – әдәби стендлар һәм аудитория таләбе буенча лекцияләр уза».
Исегезгә төшерәбез, Казанда заманча архитектура-планлаштыру чишелешләрен һәм инновацион технологияләр кулланып төзелгән яңа буын китапханәсе эшли башлады.