В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш октябрьнең икенче яртысында тәмамланачак
Фото: «СИБУР» ҖЧҖ матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче сентябрь). «Казаноргсинтез» планлы тукталыш ремонты үткәрәчәк, ул технологик җиһазларның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген арттырачак, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүче тукталышлар куркынычын киметәчәк. Эшне октябрьнең икенче яртысында тәмамларга планлаштыралар.
Ремонт эшләре вакытында факелларда яну интенсивлыгы артуы ихтимал, әмма атмосфера һавасының торышы өчен шәһәрдәге һәм санитар-күзәтү зонасы чигендә завод лабораториясе белгечләре тарафыннан даими контроль алып барыла.
Эшләр өч заводта башкарылачак: полиэтилен, пиролиз һәм энергия җитештерү. 239 динамик җиһаз объектын ремонтлау, 640 тан артык җылылык алмаштыргыч, суыткыч һәм колонна позицияләрен чистарту планлаштырыла. Шулай ук белгечләр җиһазларның технологик куркынычсызлыгын, торба үткәргечләрне һәм изоляцияне ремонтлауны тәэмин итүче 620 дән артык пружиналы куркынычсызлык клапаннарын тикшерәчәк.
Планлы ремонтта 1800 дән артык белгеч катнашачак, шуларның 700 е – подряд оешмалары хезмәткәрләре.