В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәүдә узган ярышларда Россия, Азәрбайҗан, Испания һәм Һиндстаннан 10 гроссмейстер катнашты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казанлы Владислав Артемьев «Шахмат йолдызлары» халыкара турнирында рапид буенча ярышларда җиңү яулады.
Владислав Артемьев 9 турда уйнады, аларның нәтиҗәләре буенча 6,5 очко җыйды. Бу аңа турнир таблицасында беренче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Ярышларның гомуми бүләкләү фонды 14 млн 250 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр ителә турнирның рәсми сайтында.