Радик Хәбиров 108 нче мәктәптә физика фәнен укыта
Фото: мәгариф идарәсе
Элегрәк Радик Хәбиров шәһәр этабында абсолют җиңүче булды, ә хәзер ил күләмендә республика данын яклаячак.
Казаннан башка педагоглар да призлы урыннарга лаек булдылар. «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясендә ел тәрбиячесе – Эльвира Солтанова, ул 346 нчы балалар бакчасында эшли.
«Ел тәрбиячесе» номинациясендә икенче урын иясе – 36 нчы балалар бакчасыннан Регина Дәүләтшина, ә өченче урынны 189 нчы балалар бакчасыннан Алена Карбина алды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында 19 нчы гимназиядән Ләйлә Гарифҗанова абсолют җиңүче булды. Икенче баскычта – 149 нчы лицейдан Рафия Хөснетдинова.
«Эрудиция һәм новаторлык» номинациясендә Минзилә Хәбибрахманова җиңде, ул 21 нче гимназиядә эшли.
Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне укытучылары арасында икенче урынны жюри әгъзалары 182 нче лицей укытучысы Разих Камаловка бирделәр.
«Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче дип Ж.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиядән Ксения Епишева танылды. Укытучы-мәгърифәтчеләр арасында иң яхшысы – 39 нчы мәктәптән Екатерина Харитонова. Ә 6 нчы гимназиядә эшләүче Диана Кәримова «Педагогик табыш» номинациясендә беренчелекне яулады.
15 нче мәктәп укытучысы Алинә Гарифуллинага «Ата-аналар белән аралашу остасы» исеме бирелде. 2 нче гимназиядән Эдгар Рәхимов – «Укытучы-иҗатчы» номинациясендә, ә 18 нче мәктәптән Екатерина Алаева «Креатив, энергия һәм кыюлык» номинациясендә беренче булды, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.