Зыян күрүче сайтта бер кыз белән таныша, тегесе исә аңа театрга барырга тәкъдим итеп, билетлар сатып алу өчен сылтама җибәрә.
Фото: Денис Гордийко
26 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, танышу сайтларының берсендә ул бер кыз белән танышкан. Тегесе бергә спектакль карарга тәкъдим иткән һәм казанлыга билетлар сатып алу өчен сылтама җибәргән. Соңрак егет билетларны броньлап булмавын белгән, сайтка техник ярдәм күрсәтү хезмәте акчаны кире кайтаруны рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Кайтару өчен шулай ук сылтама буенча күчәргә кирәк булган. Бераздан зыян күрүче үзенең банк счетыннан 33 мең сумнан артык акча алынуын белеп ала. РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең «Мошенниклык» 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, быел мошенникларның гамәлләре һәм банк счетларыннан акча үзләштерүләре сәбәпле, татарстанлылар 200 млн сумга якын акчаларын югалткан. Еш кына җинаятьчеләр, әңгәмәдәшләренә туганнарыгыз бәлагә эләккән яки сездән законсыз рәвештә акча үзләштерелә дип хәбәр итеп, зур күләмдә акча сорыйлар.
Мошенниклык очраклары арту сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратып, туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, исәп-хисап торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Карта белән ниндидер операцияләр ясалуы турында шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән очракта, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.