«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казанлы, смартфон сатып алырга теләп, 20 мең сумнан артык акчасын югалткан. Хәзерге вакытта «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган һәм шикләнелгән затларны эзләү бара, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ир-ат «Гагарин» полиция бүлеге хезмәткәрләренә аңлатканча, ул интернетта смартфон сату турында отышлы тәкъдим тапкан. Зыян күрүче килешү шартларын төгәлләштерә һәм акчаны мошенник күрсәткән банк счетына күчерә. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыкмый, ә зыян күрүче телефонны ала алмый.
Исегезгә төшерәбез, интернетта товарлар сатып алганда аны тапшырганчы яки җибәргәнче акча күчерүне сораган аферистлар белән очрашырга мөмкин. Халыкка сатып алуларны, алдан бәяләмәләрне өйрәнеп, тикшерелгән интернет-мәйданчыкларда гына башкарырга киңәш итәләр.