Мебель сату тәкъдиме бушлай игъланнар сайтында бастырылган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). ТР башкаласында яшәүче, мошенниклар белән элемтәгә кереп, 12 мең сумнан артык акча югалткан.
Зыян күрүче сөйләвенчә, бушлай белдерүләр сайтларының берсендә аны кухня өчен гарнитур сату тәкъдиме кызыксындырган. Ир-ат, сатучы белән элемтәгә кереп, килешү төзегән. Казанлы үзенә җибәрелгән сылтама буенча (күрсәтелгән счетка) кирәкле сумманы күчергән.
Ведомствода мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый, дип искәртәләр.