В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Гвардия» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Казанда яшәүче мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм, инвестицияләр белән акча эшләргә карар итеп, миллион сумнан артык акча югалткан.
33 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, мессенджерларның берсендә ул бер кыз белән танышкан. Ул аңа инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән. Моның өчен махсус мобиль кушымта урнаштырырга һәм аккаунт булдырырга кирәк булган. Керем алу өчен ир-ат үз банк карталарыннан акча кертә башлаган. Зыян күрүче инвестиция счетын 21-24 ноябрь көннәрендә тулыландырган. Гомуми сумма миллионнан артык сумны тәшкил иткән.
Берникадәр вакыттан соң ир-ат акчаларны чыгарырга тырышып караган, әмма җинаятьче суммадан 13% күләмендә комиссия түләргә кирәк, дип аңлаткан. Шунда зыян күрүче мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм «Гвардия» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын билгеләү һәм җинаятьчеләрне тоткарлау өчен оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Акчаларны берничек тә таныш булмаган кешеләргә күчерергә ярамый, дип билгеләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.