Читтән торып эшкә урнашырга теләп, 25 яшьлек ир-ат мошенникларга 288 мең сум күчергән. Казанда яшәүченең кәрәзле телефонына шалтыратып, җинаятьче үзен бер ширкәтнең хезмәткәре дип таныштыра һәм вакансия тәкъдим итә.
Яңа урынга урнашу өчен шәхси кабинет балансын тулыландырырга кирәк иде. Ир-ат кирәкле шартларны үтәгән, әмма акчаны файдаланып булмаячак, һәм аларны чыгару өчен, аңа «юрист»ка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр. Зыян күрүче шунда ук аның белән языша һәм киңәшләр ала: хисапны теркәү өчен рәсми белдерүне салым хезмәтенә тапшырырга кирәк. Әмма моның алдыннан янәсе акчаларны теркәргә, ә нәкъ менә аларны үз банк карталарыннан чит хисап язмасыларына күчерергә кирәк.
288 мең сумнан мәхрүм калгач, ир-ат мошенниклар белән эш иткәнен аңлый һәм «Сафиуллин» полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бүлек хезмәткәрләре хәзер булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен оператив һәм тикшерү чаралары уздыра, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Идарә тармагында шуны искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшереп чыгарга кирәк. Чит кешеләргә банк карталарыгыз һәм хисап язмаларыгыз турында мәгълүмат бирергә һәм аларга акча күчерергә ярамый.