«Авиатөзелеш» полиция бүлегендә җинаять эше кузгатылган
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул җинаятьчеләргә тегү машинасы сатып алганда чыккан. Бушлай игъланнар сайтында тиешле тәкъдимне тапкач, ир-ат сатучы белән килешү шартлары турында сөйләшә һәм акча күчерә.
Нәтиҗәдә, явыз ниятле кешеләр элемтәгә чыгудан туктыйлар. «Авиатөзелеш» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода тагын бер кат искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, чит кешеләрдән кергән барлык мәгълүматны тикшерү мөһим. Таныш булмаган кешеләргә банк карталары турында мәгълүмат бирергә һәм билгесез счетларга акча күчерергә ярамый.