В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-ат мошенникларга 22 мең сумнан артык акча күчергән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь). Казанда яшәүче интернетта кар чистарту машинасын сатып алырга теләгән, ләкин алдакчылар хәйләсенә эләккән. Ир-ат җинаятьчеләргә 22 мең сумнан артык акча күчергән.
35 яшьлек җинять корбаны әйтүенчә, ул кар җыю машинасын сату турында белдерү тапкан һәм онлайн сатып алырга теләгән. Ир-ат сатучы белән элемтәгә кергән һәм алар килешү төзегәннәр. Билгесез кеше сатып алу өчен банк картасы реквизитлары белән сылтама җибәрә. Аның аша үтеп, зыян күрүче 22 мең сумнан артык акча күчерә, ләкин товарны ала алмый.
«Дәрвишләр» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Билгесез банк счетларына акча күчерергә ярамый.