Нальчикта илнең 49 субъектыннан 400 дән артык спортчы көч сынашты.
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Казан спортчысы Ханмагомед Рамазанов 21 яшькә кадәр яшьләр арасында Бөтендөнья Тхэквондо Федерациясенең тхэквондо буенча Россия беренчелегендә беренче урынны яулады. Турнир Нальчикта узды һәм Россиянең 49 субъектыннан 400 дән артык спортчыны җыйды.
Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында билгеләп үтүләренчә, Ханмагомед Рамазанов 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулаган. Ул «Ак Барс» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәҗрибәле тренерлар – Алексей Каплев һәм Вячеслав Цибульский җитәкчелегендә шөгыльләнә.