Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2021, 19:42

Казанлы Денис Давыдов «Ел студенты – 2021» милли премиясенең абсолют җиңүчесе булды

Татарстан югары уку йортлары студентлары 12 номинациядә берьюлы 7 бүләк алды.

Фото: Россия яшьләр берлеге матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Мәскәүдә «Ел студенты – 2021» Россия милли премиясенә йомгак ясадылар. Татарстан югары уку йортлары укучылары исәбендә 7 бүләк, аерым алганда, КФУ студенты Денис Давыдов абсолют җиңүче һәм гран-при иясе булды.

«Ел студенты – 2021» премиясе – Россия яшьләр берлеге һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының уртак проекты. Премия Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында узды һәм «Фән һәм технологияләр елы»ның рәсми чарасы булды.

Конкурста 75 төбәктән 8000 студент катнашты, финалга Россиянең 71 субъектыннан 600 кеше чыкты. Уку, фән, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышта аерым казанышларга ия булган югары уку йортлары укучылары 12 номинациядә көч сынашты. 2021 елда премиянең конкурс программасында иң популяр һәм массакүләм номинацияләр «Ел җәмәгатьчесе», «Ел интеллекты» һәм «Елның иҗади шәхесе» булды. Студентлар шәхси һәм коллектив биремнәр: үз-үзләрен презентацияләү, фәнгә галимнәребезнең керткән өлешен белү буенча махсус тестлар, кейслар, ачык дәресләр, дебатлар, социаль проектлау һәм рольле уеннар башкардылар. Финал ярышлары онлайн форматында 8 көн дәвам итте.

Барлыгы Татарстан исәбендә – 7 бүләк. Бүләкләр саны буенча икенче урында – 6 приз иясе Мәскәү, өченче урында – 5 призга ия булган Ростов өлкәсе. Бүләкләр Россиянең 19 төбәгеннән килгән студентларга бирелде.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Денис Давыдов абсолют җиңүче һәм гран-прига ия булды. Ул мини-футбол уйный, аның җитәкчелегендә КФУ командасы Татарстан Республикасы Студентлар футбол лигасының югары дивизионы чемпионатында икенче урын яулады. «АССК.Фест» бөтенроссия спорт фестивалендә Денис Давыдов «Казан юлбарслары» командасы белән 6х6 форматындагы футбол буенча ярышларда җиңде.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Казан федераль университетыннан Алия Кыямова лауреат булды. 2021 елда ул LIGA FORUM бөтенроссия белем бирү форумы дирекциясе составына кергән һәм катнашучылар белән эшләгән, ә 2020 елда «Мәгънәләр территориясе» форумында 1,1 млн сум грант откан.

«Ел укучылары советы рәисе» номинациясендә җиңүчене  Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының студенты Никита Лобанов яулады. Аның исәбендә – өч фәнни мәкалә һәм РФЦИда бер публикация. Аның катнашында Татарстан Студентларның IX Конгрессы узды, ә Россия дәүләт гадел хөкем университеты Казан филиалының студентлар советы һәм студентлар фәнни җәмгыяте «Ел студенты» республика премиясендә җиңүче булды.

«Елның иҗади шәхесе» титулын Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Камилла Прахова – «Наизнанка» театр коллективы катнашучысы, «Россия студентлар язы» фестиваленең төбәк этабында гран-при иясе һәм «Россия студентлар язы» финалының җиңүчесе алды.

«КФУ – яхшы кешеләр планетасы» үзиреклелек үзәге «Елның ирекле берләшмәсе» номинациясендә лауреат булды, КФУның Студентларның башлангыч профсоюз оешмасы юридик үзәге – «Елның юридик берләшмәсе» номинациясендә, «ТИСБИ» Идарә университетының «Легион» хәрби-патриотик оешмасы – «Елның патриотлык берләшмәсе» номинациясендә җиңүче булды.

Премия лауреатларының тулы исемлеге Россия яшьләр берлеге сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар