В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтингны Мәскәү җитәкли, икенче урында Санкт-Петербург урнашкан
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казан декабрьдә парлап ял итү өчен популяр юнәлешләр рейтингында бишенче урынны алды. Туристлар ТР башкаласында уртача өч төнгә туктала.
Рейтинг лидеры Мәскәү булды. Икенче урында Санкт – Петербург урнаша, ә өченчедә – Сочи. Топ бишлеккә шулай ук Краснодар керде, дип хәбәр иттеләр «ТВИЛ» кунакханәләрне һәм фатирларны броньлау сервисының матбугат хезмәтендә.
Элегрәк KZN.RU Казанның яңа елда Россия буйлап сәяхәт итү өчен популяр булган ун юнәлеш арасына керүен хәбәр итте. ТР башкаласын сораштыруда катнашучыларның 20% ы сайлаган.